900 көн батырлык
Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча фаҗигале сәхифәләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 январьда, әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.